Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Татарстан юлларында өч участокта йөк машиналары өчен хәрәкәт чикләнгән

Республика автоюлларын 150 берәмлек техника кардан чистарта.

Татарстан юлларында буран аркасында өч участокта йөк машиналары өчен хәрәкәт чикләнгән. Бу хакта "Волго-Вятскуправтодор" федераль казна учреждениесе хәбәр итә.

Бүген буран булу сәбәпле, 17.00 сәгатьтә М7 «Волга» федераль автомобиль юлының 755-1016 чакрымында, Р-241 Казан – Буа – Ульяновск 0-136 чакрымында, шулай ук Р-239 Казан – Оренбург 10-87 чакрымында йөк транспорт  хәрәкәте вакытлыча чикләнгән.

Юл хезмәткәрләре республика юлларында хәрәкәт итүне куркынычсыз итү өчен барысын да эшли. Татарстан юлларын 150 берәмлек техника кардан чистарта. Авария бригадалары тәүлек буе эшли.

Юлларда хәрәкәтне чикләү, һава шартларына карап, 27 декабрьгә төнге сәгать 1гә кадәр дәвам итәчәк.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/26/177853/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев