Олы Әтнә мәктәбендә – 1 сентябрь
Олы Әтнә урта мәктәбендә чираттагы “Беренче кыңгырау” чыңлады.
Быел Олы Әтнә урта мәктәбе I сыйныфка 38 укучы кабул итте. Район буенча алсак та. мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче балалар саны нибары 87 генә... Азрак, әлбәттә.
1 сентябрь – Белем бәйрәмен үзенчәлекле итеп әзерләгәннәр. Моның өчен мөмкинлеге дә, сәбәбе дә бар – 11 сыйныфта бары егетләр генә белем ала. Өстәвенә, мәктәпне бәйрәм белән котларга данлыклы мультперсонажлар – Фиксиклар да килгән иде.
Әлбәттә, бәйрәмнең үзәгендә тәүге тапкыр мәктәпкә килгән балалар булдылар. Ә бәйрәм эчтәлеге – шул нәниләрне өлкән абый-апаларын үрнәк итеп күрсәтеп, яхшы укырга, тәртипле булырга өндәүдән гыйбарәт иде бугай. Аларның шигъри чыгышлары күңелгә аеруча якын булды.
1 сыйныфларның символик “Белем ачкычы”н кабул итеп алулары да, “Беренче кыңгырау”ның сыйныф саен йөреп 11 сыйныф егете иңбашына менеп утырган 1 сыйныфка килгән кызы баланың чыңлатуын да тамашачы алкышларга күмде. Хәер, тамашачы монда, башлыча мәктәп укучыларының әти-әнисеннән, әби-бабасыннан, туганнарыннан тора иде.
Рөстәм Хисамиев, мәгариф бүлеге мөдире Рафис Фатыйхов, мәктәп директоры Гөлия Мөхәммәтшина мәктәп коллективын бәйрәм белән котладылар.
Бик күңелле чара булды бу. Афәрин, оештыручылар!
Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын.
Кайгыртучан укытучыларыбызга изге эшләрендә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев