Хәбәрләр

142 меңнән артык татарстанлы МФЦга MAX аша язылган

2026 елда Татарстанда 142 меңнән артык кеше МФЦга кабул итүгә MAX мессенджерындагы чат-бот аша язылган.

Чагыштыру өчен: сервис эшли башлаган беренче дүрт айда аннан 10 меңнән артык кеше генә файдаланган.

Чат-бот аша кабул итүгә бер минут эчендә язылырга, документларның әзерлеген тикшерергә, якындагы МФЦ адресын һәм эш вакытын белергә мөмкин. Хезмәт тәүлек әйләнәсе диярлек эшли: кулланучыларның 24 проценты аннан кичке һәм иртәнге сәгатьләрдә файдалана.

Документлар әзер булгач, MAX үзе хәбәр җибәрә. 2026 елда чат-бот аша кулланучыларга 1,2 миллионнан артык хәбәр юлланган.

Бу хакта Татарстан МФЦ директоры Ленара Мозаффарова сөйләгән.

Шәһри Казан


Нет комментариев