Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

1,5 яшькә кадәрге балага пособие: 2026 елда аның күләме һәм Татарстанда кемнәр ала алачак

Балалы гаиләләргә ярдәм чараларының берсе – 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча пособие.

Пособие алуга кемнәр хокуклы

Эшләмәүче гражданнар арасында әлеге түләүгә йөклелек чорында, декрет ялын­да яки бала карау отпускы вакытында эштән азат ителгән хатын-кызлар дәгъва итә ала. Шулай ук эшсезлек буенча түләүләр алмаган һәм Социаль фондка иминият взнослары күчермәгән затлар да пособие алу хокукына ия. Моннан тыш, әлеге ярдәм чарасы көндезге бүлектә укучы студентларга да кагыла.

Татарстанда эшләүче гражданнарга килгәндә, хезмәткәр яки индивидуаль эшмәкәр пособие алуны үз исеменә рәсмиләштерә яисә аны башка туганына тапшыра ала. Шул ук вакытта бала карау буенча отпускны теләсә кайсы мизгелдә өзеп, эшкә чыгарга яки укуны дәвам итәргә мөмкин – бу түләү сакланып калуга тәэсир итмәячәк.


2026 елда пособие күләме

2026 елда 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча айлык пособие­нең минималь күләме 733,37 сумга артачак һәм 10 837,2 сум тәшкил итәчәк. Максималь түләү исә 14 025,7 сумга үсеп, 83 мең сумнан артып китәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: пособие­нең төгәл күләме хатын-кызның алдагы ике елдагы керемнәрен исәпкә алып билгеләнә

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев