Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

175нче гимназия адресына яналган хат килгән

Билгеле булганча, алдагы көнне шәһәрнең бер мәктәбе электрон почтасына 175нче гимназия адресына яналган хат килгән.

Казанның 175нче гимназиясе янында хәрби көч наряды күренә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, чатларда ата-аналар борчылу белдерә башлаган. 

Агентлыкка билгеле булганча, алдагы көнне шәһәрнең бер мәктәбе электрон почтасына 175нче гимназия адресына яналган хат килгән. Әлеге мәктәп директоры полициягә мөрәҗәгать иткән.

Кич белән үк уку йорты янында хокук саклау органнары хезмәткәрләрен күреп була иде, хәрби көч наряды  бүген иртән дә тора. Хәзерге вакытта полицейскийлар хат җибәргән кешене ачыклый.

Элегрәк «Татар-информ» РФ Тикшерү комитетында Казанның 175нче гимназиясендә булган фаҗиганең сәбәбен атаулары турында хәбәр иткән иде. Җинаять эше материаллары буенча, гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиев деструктив төркем белән мавыккан.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/15-12-2021/kazanny-175nche-gimnaziyase-yanynda-ata-analar-h-rbi-k-ch-naryadyn-k-rg-n-5845188

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев