Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

20 март - бәхет көне

Сез бәхетлеме? Үзегезгә бу сорауны биреп караганыгыз бармы?

Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә теләк теләгәндә иң күп теләкләрнең берсе ул - "бәхетле булыгыз". Бу сүз еш кабатлангач, мәгънәсенә дә бик игътибар бирелми. Нинди зур, күп мәгънәгә ия сүз бу.  Бүген бәхет көне икән. Нәрсә соң ул бәхет? Кемдер бәхетне рухи байлыкта, кемдер сау-сәламәт булуда, кемдер җитәкчелек итүдә, мәхәббәтен табуда, гаиләдә, хезмәттә, әти-әнисе исән булуда, матди яктан тәэмин ителүдә күрә. Санап китсәң, бик күп санарга була. Югыйсә, әниеңнең бер мактап башыңнан сыйпавына да бәхеттән "күкнең җиденче катына" менәсең. Алар бер-берсен, әлбәттә, тулыландыралар. Һәрнәрсәнең уңай ягын күрә белеп, канәгать булып яшәргә язсын һәркемгә.

Бөтен нәрсә тора бәхеттән

Бөтен нәрсә тора бәхеттән,
Бәхетең булса, була барсы да:
Биек-биек алтын сарайлар
Килеп баса синең каршыңа.
Килә байлык, килә дәрәҗә,
Нәрсә алма — шуннан уңасың.
Мәҗлесләргә барсаң әгәр дә,
Һәрвакытта түрдә буласың.
Кайгылардан башың иелми,
Күкрәк киереп горур йөрисең.
Биеклеккә бәхетең менгерә,
Зур көч куеп үзең менмисең.
Бар да тора, әйе, бәхеттән,
Бәхетлеләр очмый тәхеттән.
Тик бәхетне каян аласы?
Шуны белми адәм баласы.
Эзли җирдән, эзли күкләрдән,
Кайдан уза бәхет юллары?
Кешегә бит күп тә кирәкми,
Бәхет кенә кирәк нибары,
Бәхет кенә кирәк нибары.

Фәнис Яруллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев