Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2024 елгы Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсе узды

Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә район оешмалары вәкилләре катнашында Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе уздырылды.

Ярминкәгә 14-18 яшьлек балигъ булмаган гражданнар, эш эзләүче студентлар, эшсезләр килде.

Эш бирүчеләр катнашты:

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы 

СХПК "Менгер"

СХПК им.Ф. Галиева»

СХПК «Кушар»

Әтнә үзәк район хастаханәсе.

Гражданнарга вакансияләр тәкъдим ителгән: медицина хезмәткәре, укытучы, шофер, төрле эшчеләр һ. б.

Кунаклар вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, үзәк белгечләренең хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча консультацияләре алдылар, студентларга һөнәри юнәлеш бирделәр.

Эшкә урнашу ярминкәсе төрле тармаклардан: кече һәм урта бизнестан алып эре предприятиеләргә кадәр эш бирүчеләрне һәм эш эзләүчеләрне берләштерәчәк.

Чарада катнашучылар-эш бирүчеләр,  эшсезләр, эш урыннарын алыштырырга ниятләгән гражданнар, студентлар, югары сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре.

Чараның максаты - район халкын эшкә урнаштыруга ярдәм итү, вакансияләр турында мәгълүмат алу мөмкинлекләрен киңәйтү.

Ярминкә нәтиҗәләре буенча катнашучыларга эшкә урнашуга юлламалар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев