2027 елда бала карау буенча пособиенең минималь күләме аталды
Хәбәрләр

2027 елда бала карау буенча пособиенең минималь күләме аталды

Киләсе елның 1 февраленнән эшләүче гражданнар өчен бала карау буенча пособиенең минималь күләме 11,4 мең сум тәшкил итәргә мөмкин.

Бу хакта ТАСС РФ Социаль фонды бюджеты проектына сылтама белән яза.

Документ нигезендә, яшь ярымга кадәр бала карау буенча айлык түләүнең минималь күләме 11 395 сумга тигез.

2028 елда бу сумма 11 850 сум тәшкил итәчәк, ә 2029 елда – 12 325 сум.

Татар-информ


Нет комментариев