21 февраль — илебездә Халыкара туган телләр көне
Хәбәрләр

21 февраль — илебездә Халыкара туган телләр көне

21 нче февраль — илебездә Халыкара туган телләр көне уңаеннан Сибгат Хәким музеенда Күлле Киме мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән берлектә әдәби кичә узды.

Туган тел турында шигырьләр, җырлар, сөйләүләр булды. Мәктәпнең 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында ике команда ярышы укучыларның тел буенча белемнәренең нык булуын күрсәтте, туган телебезгә багышланган Габдулла Тукай, Сибгат Хәким шигырьләре яңгырады.


Нет комментариев