Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

5 декабрь - волонтерлар көне билгеләп үтелде

Волонтерлар – бик җаваплы, актив кешеләр.

5нче декабрь, волонтерлар көне билгеләп үтелә. Ул киң күңелле, ярдәмчел кешеләр бәйрәме.  Волонтерлар – бик җаваплы, актив кешеләр. Чаралардан тыш, хәйрия эшләре дә волонтерларны читләп узмый.

Волонтер булу ул – үзенә күрә бер тормыш тәҗрибәсен туплау. Яңа дуслар табу, кеше хәленә керә белү, сабырлык, түземлек, армый-талмый, «энерджайзер» кебек һәрвакыт активлык рухында тору.

 Яңа Әтнә мәдәният йортында мәдәният өлкәсендә иң актив волонтерларны котладык. Алар район тормышында һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә һәрдаим ярдәм оештыралар. Нинди генә чара үтсә дә алар актив катнашырга омтылып торалар һәм волонтерлык эшен җиренә җиткереп эшлиләр. Актив волонтерларга Әтнә районы башкарма комитетының рәхмәт хатын Әтнә мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Ринат кызы Абдуллина тапшырды.

Кылган гамәлләрегез үзегезгә һәм якыннарыгызга меңләтә әйләнеп кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев