Гаилә ипотекасы алу өчен яңа шартлар
Хәбәрләр

Гаилә ипотекасы алу өчен яңа шартлар

1 октябрьдән Россиядә гаилә ипотекасы шартлары үзгәрде.

Балалар санына карап процент ставкалары дифференциацияләнде, кредит лимитлары да яңартылды. Казанда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә яшәүче гаиләләргә ипотека алу өчен күпме керем кирәк?

«Этажи» күчемсез милек компаниясе белгечләре гаилә ипотекасын рәсмиләштерү өчен кирәкле керем күләмен исәпләгән. РИА Новости мәгълүматларына караганда, төбәкләрдә бер балалы гаиләгә ай саен ким дигәндә 92,1 мең сум керем кирәк булырга мөмкин. Бу — банкның чагыштырмача йомшак таләпләре булган очрактагы исәп-хисап.

Әлеге сан Татарстанга, шул исәптән Казанга да кагыла. Әмма бу сумма барлык банкларда да бертөрле булыр дигән сүз түгел: кирәкле керем кредит күләменә, гаиләнең  чыгымнарына һәм башка бурычларына бәйле.

Балалар санына карап керем таләпләре үзгәрә

Белгечләр исәпләвенчә, банкның чагыштырмача йомшак таләпләре булган очракта, төбәкләрдә кирәкле айлык керем түбәндәгечә:

  • Бер балалы гаиләгә — 92,1 мең сумнан;

  • Ике балалы гаиләгә — 109,2 мең сумнан;

  • Өч балалы гаиләгә — 120,6 мең сумнан;

  • Дүрт балалы гаиләгә — 106,7 мең сумнан;

  • Биш балалы гаиләгә — 91,9 мең сумнан.

Бу исәпләүләр кредитның максималь суммасын алуга юнәлдерелгән һәм банкның чагыштырмача йомшак таләпләрен күздә тота. Катгыйрак таләпләр куелган очракта, кирәкле керем сизелерлек артырга мөмкин.

Гаилә ипотекасының шартлары ничек үзгәрде?

2026 елның 1 октябреннән гаилә ипотекасы буенча процент ставкасы гаиләдәге балалар санына карап билгеләнә башлады. Иң түбән ставкалар күп балалы гаиләләр өчен каралган.

Кредитның максималь суммалары да яңартылды. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм аларның өлкәләрендә өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр өчен лимит 18 миллион сумга кадәр арттырылган. Ике балалы гаиләләр өчен ул 15 миллион сум, бер балалы гаиләләр өчен 12 миллион сум тәшкил итә.

Башка төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда, кредит лимитлары балалар санына карап 6 миллионнан 10 миллион сумга кадәр тәшкил итә.

Баулы яңалыклары


Нет комментариев