Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

79,3 миллионнан артык кеше коронавирус инфекциясен йоктырган

Җир шартында COVID-19 белән бәйле авырулардан барлыгы 1 742 271 кеше һәлак булган, 54 миллионнан артык пациент терелгән.

Дөньяда яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясен йоктырган пациентлар саны пандемия башланганнан алып 79 368 142 кешегә җиткән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Американың Джонс Хопкинс университеты китергән мәгълүматларга сылтама белән хәбәр итә.

Җир шартында COVID-19 белән бәйле авырулардан барлыгы 1 742 271 кеше һәлак булган, 54 миллионнан артык пациент терелгән.

АКШ, Һиндстан һәм Бразилиядә коронавирус инфекциясен йоктырган кешеләр саны 5 миллионнан артып киткән.

Әлеге инфекцияне эләктергән һәм аннан һәлак булучылар саны буенча Америка Кушма Штатлары әйдәп бара. Анда коронавирусны 18 650 454 кеше йоктырган, 329 023 кеше һәлак булган, 10 миллионнан артык пациент терелгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/25-12-2020/d-nyada-koronavirus-infektsiyasen-yoktyrgan-keshel-r-sany-79-3-millionnan-artyp-kitk-n-5795280

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев