Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Адвокат Нагиев: Дубайга арзан тур алып алданган туристлар инде 749 кеше

Дубайга очсыз турлар вакыйгасында инде 749 алданган турист исәпләнә.

Бу хакта адвокат Руслан Нагиев социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә хәбәр итә.

Хокук яклаучы сүзләренә караганда, зыян күрүчеләр аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Хәзер адвокат зыян күрүчеләрне санап бара һәм аларга килгән зыянны бәяли. Блогерлар гамәленнән барлыгы 749 кеше зыян күргән.

«Бүгенге көнгә актуаль мәгълүмат: Дубайга арзан турлар вакыйгасында 749 зыян күрүче һәм 20 млн сумнан артык гомуми зыян», – ди ул.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел «Татар-информ» редакциясенә Дубайда яшәүче танылган ирле-хатынлы блогерлардан турлар сатып алып алданган берничә кеше мөрәҗәгать итте. Зыян күрүчеләрнең берсе алданган кешеләр чатында йөздән артык кеше булуын сөйләде. Көннән-көн бу сан арта гына бара.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев