Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Афәрин, кызлар!

7, 8, 9 сыйныф укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Садриева Ш. Мәрҗани исемендәге IX фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференция быел  9нчы тапкыр үткәрелде. Конференциянең 2нче секциясе Самат Шакир мирасы турында иде. Ул «Йөрәккә күчкән язулар» дип аталды. Бу секциядә  4 укучы катнашты. Самат Шакирның "Эзтабар язучы - батырлык җырчысы", "Күәмнәрдә минем туган җирем", "Үтсен синдә гомерем, мин - синеке, и кадерле туган якларым", "Йөрәгемдә - җыр, кулымда мылтык" дигән җырлар буенча әзерләнү эшләре алып бардык. Әдилә Галимҗанова  1 урын яулады, Гөлия Кәлимуллина - 2 урын, Лилия Гатауллина һәм Азалия Мирхазианова  3 урынга  лаек булдылар. Шул ук вакытта "Шиһабетдин Мәрҗани - «Таңыбызның Чулпаны» секциясендә Зөһрә Садриева Мәрҗанигә багышлаган эше белән катнашты. Укытучылар секциясендә Алия Садриева «Милләтем өчен тугры хезмәт итәм» дигән тема астында чыгыш ясап, 2 урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев