Әфганстанда җир тетрәүдән үлүчеләр саны 800 кешегә кадәр арткан. Һәлак булганнарны һәм яраланганнарны эзләү дәвам итә, дип хәбәр иттеләр ил хакимияте.
«Беренчел мәгълүматларга караганда, Кунар провинциясендә генә дә 800гә якын кеше һәлак булган», – диелә хәбәрдә.
Шулай ук Кунарда һәм илнең башка провинцияләрендә 2 меңнән артык зыян күрүче турында билгеле.
Нет комментариев