Американың Саванна-Ривер атом-төш предприятиесе лабораториясендә плутон һәм тритий белән тикшеренү уздырганда янгын чыккан. Бу хәл радиация чыгуга китергән. «ТАСС», җирле массакүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.
Гадәттән тыш хәл Мәскәү вакыты белән 0.30 сәгатьтә булган. Лабораториянең барлык хезмәткәрләрен яшеренү урынына озатканнар. Янгынны сүндергәнче, алар 30 минут чамасы шунда утырган.
Лабораториядән читтә радиация таралу ачыкланмаган.
Нет комментариев