Алда сезне УНИКС та узачак суперфинал көтә!
Хәбәрләр

Алда сезне УНИКС та узачак суперфинал көтә!

Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең, XXV нче Созвездие-Йолдызлык ачык Республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең Биектау районында үткән зона этабының җиңүчеләре билгеле.

Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең, XXV нче Созвездие-Йолдызлык ачык Республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең Биектау районында үткән зона этабының җиңүчеләре:
«Ал чәчәк» үрнәк бию коллективы (җитәкчесе Абдуллина Алия Ринат кызы) — 1 нче дәрәҗә лауреаты
«Нур» үрнәк вокаль ансамбле (җитәкчесе Зайнуллина Альбина Фирдинат кызы) — 1 нче дәрәҗә лауреаты
Тухфатуллина Диләрә (җитәкчесе Сафиуллина Финә Рәис кызы) — 2 нче дәрәҗә лауреаты
Галәвиева Алия (җитәкчесе Сафиуллина Финә Рәис кызы) — 3 нче дәрәҗә лауреаты
Әхмәтова Сылу һәм Сибгатуллин Зиннур (җитәкчесе Сафиуллина Финә Рәис кызы) — 3 нче дәрәҗә лауреаты

Котлыйбыз!
Алда сезне УНИКС та узачак суперфинал көтә! Уңышлар сезгә


Нет комментариев