Әлмәттә полиция Ленин урамындагы күп катлы йорт подъездында яңа туган баланы калдырып киткән Үзәк Азия илләренең берсеннән булган 55 яшьлек хатын-кызны тоткарлаган.
Әлмәттә полиция Ленин урамындагы күп катлы йорт подъездында яңа туган баланы калдырып киткән Үзәк Азия илләренең берсеннән булган 55 яшьлек хатын-кызны тоткарлаган.
Хатын-кыз бу баланың үзенең оныгы булуын, аны 25 яшьлек кызының өйдә генә тапканлыгын таныган. Ачыкланганча, кыз бала, йөкле булуын белсә дә, акча булмау сәбәпле, өченче баласын үстерергә теләмәгәнлектән, хатын-кыз консультациясендә исәптә тормаган.
ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ»га белдерүләренчә, хатын-кызлар яңа туган баланы якындагы хастаханәдә калдырырга карар иткәннәр.
Ләкин әби хастаханәдә кеше бик күп булыр дип уйлаган һәм баланы хастаханәгә якын булган йортның подъездында калдырып киткән, – дип хәбәр итә «Татар-информ»
Нет комментариев