Әниләр күңеле балаларда...
Бигрәк тиз уза икән шул гомер дигәннәре!..
Әле кайчан гына сугыш ветераннарын, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын олылап, алар өчен табыннар, котлаулар оештырып йөргән безнең буынга да (сугыш арты 1950-1960 елларда туган, үзебезчә әйтсәк, «картая башлаган яшьләргә»), рәсми җыеннарда хөрмәтле кунак булып утырыр чаклар килеп җиткән икән.
30 ноябрь көнне клуб мөдиребез Альфир Шакиров шул тирә яшьтәге ханымнарны Әниләр көненә багышланган чәй табынына чакырды. Бәйрәмнең төп өлеше әниләрне шушы бәйрәмнәре белән котлауга багышланган иде, билгеле. Әмма соңгы арада барыбызның да күңелләрен тетрәткән авыр хәсрәт – авылдаш егетебез Айнур Җиһаншинның вафаты турындагы хәбәр һәм аны алып кайтып җирләү ачысы бик яңа шул әле. Айнур – Олы Мәңгәрдә туып-үскән егет, шунда ук эшләде, безнең авылны белеп өлгермәде дә бугай балакай. Үзеннән тамып төшкән диярлек улы Әмирне, кызы Азалияне җитәкләп, оялчан гына елмаеп урамнан үтеп барышлары гына күз алдында калды… Безнең Иске Мәңгәр зиратында икәү булдылар инде, шулай ук йөзеннән елмаю китми торган Яковлев Рамилебезне җирләгәнгә дә елдан артып китте. Әлеге табында аның әнисе Валентина да бар иде. Бергәләшеп Айнур белән Рамилне һәм авылга кияү буларак еш кайтып йөргән, авылыбызның чишмә буйларын матурларга хыялланып яшәгән, өч бала әтисе Максимны искә алып, аларның рухына багышлап догалар кылдык (кабуллардан булсын!).
Барыбыз да бер чор кешеләре булганлыктан, сөйләшеп искә алырлык вакыйгалар, истәлекләр күп булды.
Төп истәлекләр – колхоз, эш, бергә эшләгән иптәшләр, дуслар турындарак иде. Безнең 30-40 еллык хезмәт стажының байтак өлеше совет чорына туры килде, ә инде үзгәртеп кору чоры белән аннан соңгы 1990 елларны хәзергеләргә аңлатып та булмый, аңлатырга тырышмыйбыз да, шулай бергә җыелганда мәзәк кебек сөйләп көлешәбез. Әле дә ярый, халкыбызда юмор хисе бар.
Кичәнең кунагы – районның ветераннар советы рәисе Хәмит Галимҗанов белән бергә Әтнә районының 35 еллык тарихына караган бик күп һәм бик кызыклы вакыйгаларны да искә алдык, ветераннарның бүгенге тормышы турында сөйләштек. Алдагы елларга ниятләнгән чаралар, бигрәк тә «Балкыш» фестивале, хәтта Ленин хуҗалыгының роботлары да зур кызыксыну уятты апаларда. Тик кайсы темага сөйләшсәк тә, әни кешенең уй-теләкләре, өметләре балалар бәхете, аларның исән-иминлеге, тигез гаиләләрендә җан тынычлыгы, җан җылысы, ил-көннәр тынычлыгы белән бәйле. Әниләр догасы дигән изге сүзләр әнә шулдыр инде.
«Балкыш» димәктән, бу табында зур күпчелек – инде берничә еллар яшәп-эшләп килүче «Сердәш» ансамбле җырчылары иде. Яңа ел кичәсендә аларны кабат сәхнәдә күрербез, Аллаһы боерса. Планнары зурдан кызларның.
Альфир мондый очрашуларны ел саен үткәреп килә ул, моңарчы Уңыш бәйрәменә туры китерә иде. Әниләр көне дә бик үзенчәлекле, матур килеп чыкты. Төп булышчылары – әнисе, Олы Мәңгәр мәдәният йорты директоры Гөлсинәгә, хәләле Дианага да зур рәхмәтләр әйтеп, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
Ризидә Зиятдинова, Иске Мәңгәр авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев