Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Арыдан гөмбәче Галимуллиннар: «Бу кадәр «опята» җыйган юк иде әле»

Гөмбә җыюның рәхәтлеген аңлатып булмый.

Авыл белән урман янәшә булгач, олысы-яше урманның барлык нигъмәтләреннән файдалана. Гөмбә җыюның рәхәтлеген аңлатып бирә торган түгел. Көне буе йөреп тә 3-4 гөмбә белән кайткан вакытлар була. Ул безнең өчен хобби, җыйган саен җыясы килә.

Нәкъ менә балыкчылар кебек инде - тыныч, рәхәт, балык булмаса да, йөреп кайту ни тора.

- Гөмбәнең барлык төрләрен дә яратып җыябыз, быелгы кадәр «опята» җыйган юк иде әле. Быел урман мул уңышы белән сөендерде. Җыеп кайту гына түгел, вакытында эшкәртәсе дә бар. Өйдә барыбыз бергә чистартып, эш итәбез: маринадлыйбыз, тозлыйбыз, – диләр алар.

Ары авылыннан Рузалия белән Фәритнең гөмбәгә осталыклары электән үк килә. Әлеге үрнәк гаилә ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев