Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Асыл” Асия диләр аны

Күлле Киме авылында гомер кичерүче Асия Солтановага – 90 яшь тулды.

Яшь чагында  аны “Асыл Асиясе” дип атап йөрткәннәр. Беренчедән, авылда Асияләр берничә булган.  Икенчедән, Асия апаның әнисенең исеме Асылбикә булган. Аны авылдашлары бик чибәр булган дип тә искә алалар. Әнә шул исеменә кушылган өстәмәгә гел тугры булып калырга тырышкан гомер буе Асия апа. Кайда гына эшләсә дә, ә хезмәт юлында төрле һөнәрләр өйрәнергә туры килгән аңа, Асия апа гел асыл булып калырга тарышкан. Мәктәпнең алты сыйныфын тәмамлаганнан соң колхоз эшендә булган ул. Тракторчы булырга укыган, әмма хуҗалыкта, үзе әйтмешли, “тырнаклы тракторлар” гына булу сәбәпле, аны иярли алмаган. Бригадир булган, аннан соң МТСлар заманында Күңгәрдә, Югары  Көектә, Бәрәскәдә, Бактачы кебек авылларда учетчик булган. Киме хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә санитарка булган ул, соңрак мәктәп ашханәсендә эшләгән. Бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергән. Ни кызганыч, улы бүгенге көндә вафат. Кызы Флүрә ветеринария институтын тәмамалап, бүгенге көндә Балтач районы Пыжмара авылында гаиләсе белән гомер кичерә.
Асия апа бүген төп нигезендә берүзе гомер кичерә. Хәер, нигә берүзе – күршеләре гел янәшә, кызы белән кияве, оныклары да гел кайтып-китеп йөри.Аллага шөкер, үзен үзе карый ала, күз генә тимәсен. “Йөри алганда үз өемнән аерылмыйм”, – ди ул. “Балаларга сугыш кына бирмәсен”, – дип тә өстәп куя. Авырту күрми, хөрмәт белән гомер кичерсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев