Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап яшь белгечләр олы юлга аяк бастылар.
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының чыгарылыш курс студентлары дипломлы белгечләр булды. Укып бетереп, кулга диплом алу - зур шатлык булса, берничә ел синең өчен икенче өең булып торган уку йорты стеналары, әниеңдәй якын укытучылар, һәм билгеле инде иң якын дусларга әйләнгән курсташларың белән хушлашу - үзе сагышка сала. Киләчәктә аларга үзләре теләгән эшләрен табып, зур уңышларга ирешүләрен телибез.
Нет комментариев