Әтнәдә  күренекле галим,  Илдар Низамовның 90 еллыгына багышланган  конференция үтте
Хәбәрләр

Әтнәдә күренекле галим, Илдар Низамовның 90 еллыгына багышланган конференция үтте

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында күренекле галим, райондашыбыз Илдар Малик улы Низамовның 90 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция булды.

Әлеге чарада Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе деканы Васил Заһит улы Гарифуллин, Матбугат.ру порталы җитәкчесе Данил Наил улы Сәфәров, танылган журналистлар Илдар Әгъләметдин улы Кыямов һәм Мөршидә Галләм кызы Кыямова, шулай ук КФУ доцентлары, филология фәннәре кандидатлары, районның “Күңел чыңы” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Сүрия Мәхмүт кызы Мингатина катнаштылар.

Укытучылар, китапханәчеләр, укучылар җыелып, Илдар Малик улының фәнни-иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү – район мәгариф һәм мәдәният тормышында мөһим адым.


Нет комментариев