Әтнәдә «Полиция Кыш бабае» бүләк өләште
Әлеге чара районыбызда ел саен уздырыла.
Әтнә районында "Полиция Кыш бабае" старт алды. Авыр хәлле, күп балалы гаиләләрдә булып, яңа ел бүләкләре өләштеләр.
Бу матур акцияне Әтнә районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ел саен уздыра. Алар Кыш бабай һәм Кар кызы киемнәрен киеп, балаларны Яңа ел белән котлап, күңелләрен күтәрәләр. Әлеге чара балаларга бәйрәм рухы өстәп, полиция хезмәткәрләренә карата ышаныч хисләрен тагын да арттыра.
Полиция хезмәткәрләре әти-әниләр белән дә аралашып, аларның проблемалары белән кызыксыналар һәм кирәк булган очракта ярдәм итәргә әзер булуларын белдерәләр. Мондый очрашулар гаиләләр өчен зур әһәмияткә ия, чөнки алар үзләрендәүләт тарафыннан кайгыртуны тоялар.
"Полиция Кыш Бабае" акциясе Әтнә районында гына түгел, ә республиканың башка районнарында да уңышлы уздырыла. Ул балаларга шатлык бүләк итеп, җәмгыятьтә яхшылык һәм мәрхәмәтлелек атмосферасын булдырырга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев