Әтнәгә «Бәхетле балачак» лагерена йөрүче укучылар экскурсиягә килде
Һәрбесенең йөзендә канәгать елмаю.
Күәм урта мәктәбе каршында эшләп килүче "Бәхетле балачак" лагерена йөрүче укучылар экскурсиягә килде. Алар Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры варислары куйган Абдулла Алишның "Сер тотмас үрдәк" спектаклен карадылар. Балалар шулкадәр бирелеп спектакль карадылар, ахырдан берсен-берсе бүлә-бүлә үзләренең фикерләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев