Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәләр, куаныгыз, төрекләр йомырка җибәрә

Төркиядән беренче партиясе килгән дә инде. Бу хакта «ТИ» агентлыгы хәбәр итә.

  • Тагын берәр партия җибәрсәләр, бәяләр шундук түбән тәгәрәр дип өметләник.

Россиягә Төркиядән 316,8 мең данә йомырканың беренче партиясе кертелгән. Бу хакта Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте хәбәр итте, дип яза ТАСС.

«3 гыйнварда «Яраг-Казмаляр» үткәрү пункты аша Россия территориясендә алга таба сату өчен Төркиядән 19,36 тонна (316800 данә) күләмендә беренче партия азык-төлек йомыркасы кертелде», — диелә хәбәрдә.

Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте 2023 елның 29 декабреннән алты төрек предприятиесеннән инкубатор йомыркалары белән тәэмин ителешне ачкан. Бу хакта декабрь ахырында ведомство хәбәр иткән иде.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләвенчә, Россиядә йомырка бәяләренең тотрыклылануы Яңа елдан соң, үзебездә җитештерү арту һәм дустанә илләрдән продукциянең пошлинасыз керүе фонында көтелә. Җитештерү өлкәсендә эчке базарда тәкъдимнәрне арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, төп җитештерүчеләр белән күләмне өстәмә арттыру планы килештерелгән. Шул ук вакытта кайбер Россия ритейлерлары тавык йомыркасының төрле категорияләренә хак арттыруны чикләргә дигән карар кабул иткән.

Фото: «Татар-информ»

Тулырак:http://https://tatar-inform.tatar/news/rossiyaga-torkiyadan-iomyrkalarnyn-berence-partiyase-kilde-5881341

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев