Әтнәнең “Боз шәһәре” үзгә булачак
Төп яңалык – Яңа 2025 елны каршылау урыны район хакимияте артындагы бакчада узачак.
Раилә Минибаева фотолары.
Төп яңалык – Яңа 2025 елны каршылау урыны район хакимияте артындагы бакчада узачак.
– Моның өстенлекләре бик күп. Иң мөһиме – күргәнегезчә, хакимият бакчасы тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алынган. Террорчылыкка каршы профилактиканы шактыйга ансатлаштыра бу. Үзегез беләсез, Яңа ел мәйданын, һәр җирдәгечә, күчереп йөртә торган секцияле махсус коймалар белән әйләндерәбез, – диде җитәкче.
Биредә эш, чын мәгънәсендә, “кайный” дияргә була. Әйтүенчә, монда эшләүчеләр җитәрлек – чөнки эш күләме дә сизелерлек кимегән. Монысының да сәбәпләрен сораштык.
– Быел төзелештә кулланылучы боз күләмен киметергә булдык. Чөнки сусаклагычтагы бозның калынлыгы нибары 10 сантиметр тирәсе генә, – диде.
Тагын бер яңалык – күпләрнең күңеленә хуш килер, мөгаен – чәй эчеп, җылынып алу өчен дә махсус урын эшләнә. Анысы Яңа ел төнендә генә түгел, “каникуллар” чорында гел эшләп торыр дип фаразлана. Тагын да күңеллерәге – боздан төзелгән сәхнәдән бик ерак булмаячак ул. Ә сәхнә хакимият бинасы артында ук урын ала. Кыскасы, һөнәри һәм үзешчән артистларыбыз әзерләгән концерт-тамашаларны әле генә табадан төшкән коймак белән кайнар чәйне өрә-өрә эчеп карап хозурланырга мөмкин булачак. Ял көннәрендә гаилә белән тау шуарга килүчеләр дә биредә чәй эчә алачак. Һәрхәлдә, фаразлау буенча – шулай. Ничек булуын соңрак күрербез.
Үзәк чыршы инде урнашты. Гаҗәп мәгърур, ерактан үзенә дәшеп тора. Бәхәссез, барысы да үз урынында, барысы да күз камаштырырлык гүзәл булачак монда.
Моннан тыш, утлар белән бизәлеш тә яңача булыр дип планлаштырыла. Шунысы да бар, табигатебез шундый – чәй эчкәч бәдрәф эзләүчеләр дә булачак. Дөресрәге, эзлисе юк – анысы да шунда гына.
Тагын бер үтенеч – кызганычка каршы, елның-елында шушы матурлыкны җимерүчеләр, ватучылар була. Зинһар, быел алай булмасын иде. Күреп торасыз, күпме хезмәт һәм көч куела әлеге матурлыкны тудыру өчен.
Кыш бабайлар да мәйданга җәяү генә керәчәкләр. Элекке еллардагы сыман бизәлгән барлык машиналар сыймаячак бу мәйданга.
Елдагыча, боз кисеп ташуны “Әтнәагрохим”, “Ветстанция” һәм Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы студентлары башкара. Авыл җирлеге җитәкчесе Сергей Порфирьев:
– Хакимият белән янәшә булгач, эш тә бик кызу бара – эленке-салынкы йөрүләр юк, – дип шаяртып та алды.
Кыскасы, “Боз шәһәре” төзелеше дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев