Автобабай һәм автоәбиләр елдан-ел арта
Хәбәрләр

Автобабай һәм автоәбиләр елдан-ел арта

Быелгы ярышта 26 пенсионер үзенең автомобиль йөртү осталыгын күрсәтте.

Биредә актив катнашкан, ел саен килүчеләр дә, беренче тапкыр катнашучы да бар иде.
– Бик куанычлы күренеш – сафларыбыз ел саен арта бара, – диде районыбызның ветераннар советы җитәкчесе Хәмит Галимҗанов бәйгене ачып җибәреп.
Монысы – беренче чиратта, аның тырышлыгы нәтиҗәсе. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына бәйгегә килүчеләр арасында җирле ветераннар советы җитәкчеләре күп иде. Катнашмасалар да, озата килүчеләр генә булса да бар иде. Әнә шулай ветераннар советы аша оештырылган бәйге бу.
– Кичә генә болытлы, шыксыз көн иде. Бүген табигать тә рәхимле булды – күптән мондый аяз, җылы көннең булганы юк иде, – дип башлады сүзен Казан зонасы буенча юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина.
Аның белән аерым таныштырып торасы юк. Юл хәрәкәте белән бәйле бәйге саен килә дә җитә ул – үзебезнеке булып бетте инде. 
Ике өлештән тор­ган бәйгенең беренчесе – компьютердан юл хәрәкәте кагый­дәләре буенча имтихан тоту иде. Бик тиз җавап тоттылар конкурсант пенсионерлар. 
Алсу Сафиуллина хәтта:
– Белмибез диючеләр дә ике минут эчендә җавап биреп сок­ландырдылар, – диде.
Монысы бәйгенең теоретик өлеше булды. Моннан соң икенчесе, практик өлеше узды. Анысы һәр катнашучының үз автомобиле белән автодромда йөрүе белән бәйле иде. Монда “параллель парковка”, “автомобильне гаражга кертү” һәм әлбәттә, тизлек исәпкә алынды. Төп күрсәткеч – барлык юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәү һәм моны барысы да зур осталык белән башкардылар. Бу очракта пенсионерлар дигән төшенчәне онытыгыз, җәмәгать! Чынлыкта, яшь буын машина йөртүчеләргә менә шушы автобабай һәм автоәбиләрдән өйрәнергә кирәк. Әйтик, Төрекләр авылы имамы, 75 яшьлек Альберт Әхмәтҗанов Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүе, Түбән Шашы авылыннан 78 яшьлек Мәхмүт Хәкимҗанов төгәллеге, осталыгы белән сок­ландырды. Алсу Камалетдинова барлык таләпләрне дә ашыкмыйча үтәп, каршылыкларны кимчелексез диярлек үтте һәм хатын-кызлар арасында I урынга лаек булды.
Шунысы да бар, ав­то­мобильченең осталыгын бәяләү күбебездә үзенчәлекле. Ә менә Алсу Сафиуллина:
– Машинасы бәрелмәгән, сугылмаган, чиста икән – минем өчен бу кеше, бәхәссез, оста йөртүче, – дип саный.
Дөрестән дә шулай бит. “Риск” дигән әйбер осталык түгел ул. Югыйсә, авариягә дучар булган очкычның “кара әрҗәсе”ндәге язмадан тапкан: “Мин әле менә болай да булдыра алам”, дигән соңгы сүзләр осталык дәрәҗәсен күрсәтми...
Сәгъдиев Илдар да компьютерда бик яхшы җаваплар бирүе белән алдырды. Йөртүе дә сок­ланырлык иде. Нәтиҗәдә, гомуми I урынга лаек булды ул. Ә II урынны Самат Латыйпов алды, III урында Рафаэль Сабиров булды. Алар истәлек бүләкләреннән тыш, кубоклар белән дә бүләкләнделәр.
Бүләк темасын аерым искә алу урынлы булыр. Чөнки бәйгегә килгән бер генә катнашучы да бүләксез калмады. Алсу Сафиуллина фонды аларын һич жәлләмәгән. Гомумән, Әтнә ягы автобабай һәм автоәбиләренә, үзенчәлекле итеп, яратып карый ул. Чөнки, башка районнар белән чагыштырсак, бу бәйгедә катнашучылар бездә бик күп.
Ахыр чиктә, конкурсант автобабай һәм автоәбиләрнең кайсыннан гына сорама, сөйләшеп куйганнар диярсең – җаваплары бер:
– Бер очрашу – үзе бер гомер. Башка авылдан килгән чордашларны, дусларны, хезмәттәшләрне күрүгә үк күңелләр күтәрелә. Бер-беребез турында сорашып, үткәннәрне искә алып чәй өстәле артында утыра торгач, ярыш икәне үк онытыла икән, – диештеләр.
Ветераннар советы җитәкчесе тырышкан, тапкан – чәй өстәле дә оештырган.
Әлбәттә, арадан:
– Бу бәйге өлкән буын өчен бигрәк тә мөһим. Монда катнашырга кирәк. Чөнки гел үзгәреп торган Юл йөрү кагыйдәләре буенча да яңалык аласың, машина йөртү осталыгы да чалара, – диючеләр дә булды.
Бу очракта кайбер кат­нашучыларның, хәер, нинди кайбер ул – бик күпләрнең: “Абау, миннән булыр микән бу, мин бит машинаны гаражга ал белән кертәм”, – диюен билгеләргә кирәк.
Дөрес, гаражны һәм юлны шәрехләүче конус билгеләрне бәрдерүчеләр дә, үзе белән ияртеп китеп, хәйран йөртүчеләр дә булды. Әмма монда бер-береңнән көлү, кимсетеп карау – нинди ул, хәтта көндәшлек тә юк иде. Киресенчә, бер-берсенә ярдәм итәргә омтылдылар. Оештыручыларга да, катнашучыларга да “Афәрин“!
Ишетеп беләсездер инде, соңгы елларда “Автобабай” бәйгесе шактый ук популярлашты. Башлангыч чорда районыбызда бу бәйгедә катнашырга теләүчеләр бик аз булды. Хәзер, әнә, 26га җитте. Теләк белдерүчеләр 30 ук булган, тик объектив сәбәпләр комачаулаган. Катнашучыларга җан атарга дип килгән авыл җирлеге башлыклары да күп. Ә катнашучыларга килсәк, араларында гомер буе машина руле боручылар да, зур тәҗрибәлеләр дә, йөртүче һөнәренә соң тотынып та, зур осталарга әйләнүчеләр дә күп. Ә менә: “Анда барып оятка калыр хәлем юк”... “Кау­шап бетәм мин”... “Юл йөрү кагыйдәләре онытылган инде” кебек кирәкмәгән меңнәрчә сәбәпләрне исегезгә ала күрмәгез. Бу, дөреслектә, андый бәйге түгел. Хәмит Галимҗанов әйтмешли:
– Монда катнашу – үзе җиңү инде ул.
Әле, өстәвенә, катнашкан өчен бүләк биреп җибәрәләр. 
Бәйгене югары дәрәҗәдә оештыруга районыбыз автоинспекциясе дә зур көч куйды. Монысы – аерым тема. 
Бу бәйгедә катнашучылар хәзер күкрәкләрен киереп йөри алалар. Ни дисәң дә, биредә алар автоинспекторлар күз алдында «бөтерелделәр» – хәзер “гаишник”лар арасында да яхшы танышлары бар. Бусы да өстәмә “плюс” бит!
Өлкән яшьтәгеләр өчен гади конкурс кына түгел, зур тантана булды бу бәйге. Дәвамлы булсын иде.

 


Нет комментариев