Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Баласына бакчада урын булмаган ата-аналарга түләүләр кертергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутатлары урын булмау сәбәпле балаларын бакчага урнаштыра алмаган ата-аналарга айлык түләү билгели торган закон проектын кертте. Бу хакта «ТАСС» хәбәр итә.

Документны депутатлар Владислав ДаванковКсения ГорячеваСардана Авксентьева һәм Ярослав Самылин әзерләгән.

Закон проекты мәгариф турындагы законның 8 маддәсен яңа норма белән тулыландырырга тәкъдим итә. Ул төбәк хакимиятләрен муниципаль балалар бакчаларына чиратка куелган һәм урын җитмәү сәбәпле бакчага алынмаган 1,5 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә ай саен түләү бирергә мәҗбүр итәчәк. Түләүнең күләмен һәм тәртибен субъектлар үзләре билгеләячәк.

Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта мондый гаиләләр өчен ярдәм чаралары төбәк инициативасына бәйле. Проект авторлары фикеренчә, түләүләрнең бердәм федераль стандартын кертү тигезсезлекне бетерергә һәм бөтен илдәге гаиләләрне бер тигез финанс ярдәме белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Закон проектында күздә тотылганча, яңа закон 2027 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш.

Тулырак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев