Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Бәрәзәләр актив катнаштылар

Соңгы арада «Мөмкинлекләре чикле»ләргә ярдәм итү максатыннан мәктәпләрдә ярминкәләр гөрли.

Чираттагысы  Бәрәзә төп гомуми белем бирү мәктәбендә узды.  Һәр сыйныф үз сәүдә мәйданчыгын бизәде.  Һәр өстәлнең төрлелеге: салатлар, тәм-томнар, соклар һәм камыр ризыклары тезелгән.

Ярминкә бәйрәм төсе алды, сатып алучылыр арасында әти-әниләр дә бар иде. Сатучылар ролендә укучылар да, укытучылар да булды.  

Мондый чараларның әһәмияте бәяләп бетергесез. Алар балаларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык сыйфатларын тәрбияли, башкаларга ярдәм итү теләген уята. Инвалид балаларга карата игътибарлы булу, аларның проблемаларын аңлау һәм аларга ярдәм итү бик мөһим.

Ярминкәдән кергән барлык акчалар хәйрия фондына күчерелде һәм авыру балаларга ярдәм итү өчен тотылачак. Бу - һәрберебезнең игелеклелеккә юнәлгән кечкенә генә өлеше. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев