Барысында белем хәл итә: белгечләр белән аралашабыз
Хәбәрләр

Барысында белем хәл итә: белгечләр белән аралашабыз

«Всё решают только знания: разберем со специалистом!» акциясе.

Районда «Всё решают только знания: разберем со специалистом!» дигән төбәк акциясе узды. Әлеге акциядә Әтнә муниципаль районының 9 һәм 11 сыйныф укучылары арасыннан 47 кеше катнашты. 

Әлеге акциянең максаты 9 һәм 11 сыйныф укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясен ОГЭ һәм БДИ формасында үткәрүнең төп үзенчәлекләре белән таныштыру гына түгел, ә мәсьәләләрне чишүдә үз көчләрен сынап карау, педагоглар белән бергә «Математика» предметы буенча контроль-үлчәү материалларының демонстрацион версиясен чишү барышында алынган нәтиҗәләрне анализлау иде.

#образованиетатарстан #ГИА2024 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2024 #готовимсявм тениестерт #готовимсякГИА


Нет комментариев