Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Без бергә»

Районыбызда Мәгариф бүлеге һәм мәктәптән тыш эшләр бүлеге тарафыннан «Без бергә» балалар халык иҗат фестивале узды.

Әлеге балалар халык иҗат фестиваленың максаты булып балаларның һәм яшүсмерләрнең нәфис - эстетик иҗатын үстерү тора. Халык мәдәниятенә, Россия халыклары традицияләренә карата хөрмәт тәрбияләү, этникара мөнәсәбәтләрне ныгыту, балаларда милли мәдәнияткә карата кызыксыну уяту, талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү бурычын да күз алдында тотып уздырыла бу чара.

Районда ул Түбән Көек мәктәбе базасында үтте. Нәтиҗәләр турында соңрак хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев