Бордюрларны, агачларны агарттылар
Яз көне кыштан калган чүп – чарны җыеп, бар җирдә тәртип урнаштыру һәр оешманың төп бурычы булып тора.
Без барыбыз да чисталыкны яратабыз, ә аны һәркем үзеннән башларга тиеш. Олы Әтнә балалар бакчасы коллетивы да язгы чистарту эшләрен башкарды. «Үзебезнең балалар бакчасы территориясендәге җирләрне тырмаладык, бордюр һәм алма агачын агарттык, балалар мәйданчыкларын тәртипкә китердек», – дип хәбәр итте алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев