Халык сынамышы: 11 сентябрьдә торналар җылы якка китсә, кыш иртә килер.
Җомга, 11 сентябрьдә, Әтнәдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Көндез явым-төшем көтелми, кичке якта урыны белән кыска вакытлы яңгыр булуы ихтимал.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Һава температурасы +8..+20 градус тәшкил итәчәк.
Нет комментариев