Чыршыга - «шарлар»
Әлеге кабымлыкны әзерләү өчен тавыкның күкрәк ите, сыр, яшел тәмләткечләр, әстерхан чикләвеге, сарымсак, майонез кирәк.
Әзерләү: тавыкның ак итен тозлы суда 15-20 минут пешерәбез һәм вак итеп турыйбыз. Сырны вак угычтан чыгарабыз. Әстерхан чикләвеген ваклыйбыз. Яшел тәмләткечләрне вак итеп турыйбыз. Сарымсакны сытабыз. «Заправка» өчен майонез кулланырга була, аны кулланасыгыз килмәсә, йомшак «творожный сыр» алырга мөмкин. Катнашмаларны, чикләвектән кала, барысын бергә кушып болгатабыз һәм сезгә охшаган соус белән кушабыз. Әзер массадан түгәрәкләр ясыйбыз.
Бу түгәрәкләрне чикләвек вагында тәгәрәтеп алабыз. Чыршыга «элә торган» итәр өчен оливкиның яртысын әлеге шарга беркетәбез. Яшел тәмләткечнең бер өлешеннән эләктерә торган элмәк ясыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев