Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дәүләт Думасында ана капиталы күләмен арттыру турында проект әзерләнде

әүләт Думасының өч фракциясе вәкилләре икенче һәм өченче балага ана капиталы күләмен 1 миллион сумга кадәр арттыру турында закон проектын әзерлиләр, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты рәисе һәм либерал-демократлар фракциясе әгъзасы Ярослав Нилов үзенең Telegram-каналында. Бу хакта РИА Новости яза.

Инициатива фракцияара, аңа ЛДПР, КПРФ һәм «Гадел Россия - хакыйкать өчен» депутатлары кул куйган, дип хәбәр итте Нилов.

"Закон проекты белән «Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүнең өстәмә чаралары турында» Федераль законның 6 статьясындагы 1 өлешенә үзгәреш кертергә тәкъдим ителә. 2025 елның 1 февраленнән ана гаилә капиталы күләме беренче балага 756,7 мең сум һәм икенче балага – 1 млн, шулай ук өченче балага да 1 миллион сум тәшкил итәчәк, әгәр элек дәүләт ярдәме күрсәтүнең өстәмә чараларына хокук барлыкка килмәгән булса», – диелә текстта.

2024 елның 1 февраленнән Россия Федерациясендә ана капиталы 7,5 процентка индексацияләнде. Түләү күләме: беренче балага 631 мең сум, икенче балага 834 мең сум яки, әгәр элек гаилә беренче балага түләү алган булса, 203 мең сум тәшкил итә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев