Дусым авылы клубында - мастер-класс
Хәбәрләр

Дусым авылы клубында - мастер-класс

Тәүге Яз бәйрәме алдыннан, Дусым авылы мәдәният йортында бәйрәм открыткасы ясау буенча мастер — класс үтте.

«Изгелек» үзәге белгечләре белән берлектә, балалар, дөньядагы иң кадерле, газиз кешеләре — әниләренә бүләк ясадылар. Салфетка, төсле кәгазь, җилем кулланып ясалган, мәхәббәт һәм хөрмәт символы булып саналган роза чәчкәләре, әниләргә иң ихлас бүләк булыр, мөгаен.


Нет комментариев