Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Дусым авылын гөрләтеп балалар сабан туе узды

Көтеп алган бәйрәмгә башка авыллардан да килгән кунаклар күп иде.

Балалар белән төрледән-төрле чаралар уздырып тора мәдәният җитәкчесе Альбина Хәкимова. Бу юлы зурлап алар өчен Сабантуй бәйрәме оештырды.

Бирнә җыюны да җиренә җиткергән клуб мөдире. Тормыш иптәшен дә эшкә «җиккән». Гармунны –  «колонка», атны – мотоблокка алыштырып бер төркем балалар белән бирнә җыйдылар.

Көне дә җылы, кояшлы, матур булды. Дусым клуб ишек алды мизгел эчендә чын Сабантуй мәйданчыгына әверелде дә куйды.
Бәйрәмне карарга әбиләр, бабайлар, апайлар, әниләр, бәбиләр дә килгән иде. Балалар да бик актив уйнадылар. 

Алмаз абыйлары тәмле итеп пылау да  пешерде казанда, килгән һәр кеше авыз итте. Мәйдан уртасы балаларның шат авазыннан чыңлап торды. Һәркем өчен дә авылча, рәхәт ял булды. 

Кунакка аю да килгән иде.

Сабан туена килгән әбиләр, балаларның күңелләрен күргән һәркемгә авыл халкы исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев