Дусым авылында зурлап бирнә җыйдылар
Әлеге йола бу авылда бик үзенчәлекле уза.
«Дусым авылында зурлап бирнә җыю йоласын башкардык. Әлеге йола бу авылда бик үзенчәлекле уза. Урам тутырып балалар чабыша, табак тулы конфетларын күтәреп, бүләкләрен әзерләп, әби-бабайлар, абый-апалар капка төбе саен җыелып безне көтәләр. Монда өй саен кереп, бүләк сорап йөрисе түгел... Килен төшкән кебек зурлап, үзеңне көтәләр. Рәхмәт Дусым авылы халкына. Гадилегегезне берни алмашмый! Балалар Сабантуена диеп биргән бүләкләрегезне, Аллаһ үзе кабул итсен! Көннәр аяз булып, һәр гаиләдә дә тынычлык хөкем сөрсен!» – дип хәбәр итә Дусым мәдәният йорты җитәкчесе Альбина Хакимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев