Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Электрон язылу процедурасы кертелде

Татарстан Республикасы Әтнә район судында пилот режимында Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре Порталы аша судка алдан язылу процедурасы эшләп килә.

 Ул түбәндәге сервисларга карата кертелде:
– закон көченә кермәгән суд актларын бирү;
– закон көченә керү турында тамгалы суд актларын бирү;
– башкарма кәгазьләр бирү;
– архивтан документлар бирү (агымдагы елда каралган эшләр буенча);
– суд эше материаллары белән танышу.
Электрон язылу процедурасы – гражданнар һәм юридик затлар өчен булдырылган сервис – суд белән алдан килешенгән вакытта башкарыла һәм:
– судка бару өчен затларның язмаларын тәртипкә салырга;
– кирәкле сервис алу өчен вакыт сайлау алгоритмын тормышка ашырырга;
– суд өчен документлар әзерләү вакытын ми­ни­маль­ләштерергә мөмкинлек бирә.
Белгечкә дистанцион форматта язылу өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталының башлангыч битендә урнашкан «Гадел хөкем онлайн» бүлегенә күчәргә,
«Судка кабул итүгә язылу»ны сай­ларга, кирәкле судны, хез­мәт күрсәтүне һәм эш номерын күр­сәтергә кирәк.
Кабул итүгә алдан язылып куярга киңәш итәбез: суд бел­гечләренә сезнең визитка әзер­ләнер өчен 2 көн вакыт кирәк.
Әтнә район суды
матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев