Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Февраль аенда СВОда катнашкан егетләребезгә чираттагы гуманитар ярдәмгә әзерләнәбез

Февраль аена аяк бастык. Тиздән календарь битләрендә кызыл дата - 23 февраль. Әлбәттә, бу гади генә көн түгел: Ватанны саклаучылар көне.

Йөрәк түрләрендә изгелек, миһербанлык йөртүчеләргә Аллаһ Үзенең әҗерен, кичерүен вәгъдә иткән. Михербанлылык, юмартлык - асыл сыйфатлар. Февраль аенда СВОда катнашкан батыр йөрәкле егетләребезгә чираттагы гуманитар ярдәм китә. Кем ничек ихластан ярдәм итә ала, берсе дә артык түгел. Шул уңайдан Ташчишмә авыл клубында да чираттагы маскировка сеткасын әзерләделәр. Һәрвакыттагыча бердәм булып, егетләребезне шатландырып торырга язсын. Егетләребезгә исән-имин кайтырга насыйп булсын.

Кием-салым, азык-төлек белән ярдәмне Олы Әтнә авылы, Советская 3а адресы буенча (Элеккеге «Росгосстрах» бинасы) китерергә мөмкин. Ярдәм итү өчен түбәндәге счетка күчерә аласыз. Ак барс картасы: 2200 5301 5368 3453 Телефон 89083322996 номерына бәйле. Садыкова Чулпан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев