Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фейерверк һәм салютларны махсус мәйданчыкларда гына аттыру рөхсәт ителә

Узган елда Яңа ел каникулында пиротехниканы дөрес кулланмау аркасында биш янгын чыккан.

 Татарстанда фейерверк һәм салютлар аттыру өчен 1 меңнән артык махсус мәйданчык эшләячәк. Фейерверкларны бары тик шул мәйданчыкларда гына аттыру рөхсәт ителә.

«Пиротехника эшләнмәләрен кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләреннән чыгып, республикада пиротехника эшләнмәләрен аттыруга яраклаштырылган 1164 мәйданчык булдырылган», — диде Татарстанда янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин Министрлар Кабинетында брифингта.

Аларның адресларын Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе сайтында белеп була.

Узган елда Яңа ел каникулында пиротехниканы дөрес кулланмау аркасында биш янгын чыккан.

Шулай ук, Гадәттән тыш хәлләр иминистрлыгы махсус патрульләр оештырачак, алар салютларны тиешсез урында аттырган кешеләрне тотачак.

«Бу группалар 20 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр кичке вакытта йөриячәк», — диде Максим Трущин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/22-12-2021/feyerverk-m-salyutlarny-mahsus-m-ydanchyklarda-gyna-attyru-r-hs-t-itel-5845691

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев