Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

«Гаилә ипотекасы» буенча ставканы 12 процентка кадәр күтәрергә мөмкиннәр

Киләсе елда “Гаилә ипотекасы” ставкасы, балаларның санына карап, төрлечә булмагае.

Депутатлар аның күләмен 12 процентка кадәр арттыру турында фикер алыша. Дәүләт Думасының Финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Аксаков “РИА Новости”га шулай дип белдергән.

Аның сүзләренчә, бер балалы гаиләләргә “Гаилә ипотекасы”н 12 процентлы ставка белән бирү күздә тотыла. Әмма икенче вариант та бар – аны 10 процент күләмендә расламакчылар. Ике балалы гаиләләргә ташламалы кредитны – 6, өченче бала туганда 4 процентлы ставка белән бирү карала.

Ипотеканы төрле ставка белән бирү турындагы закон инде быел ук кабул ителергә, ә киләсе елдан үз көченә керергә мөмкин. Анатолий Аксаков
өчтән күбрәк баласы булган гаиләләргә “Гаилә ипотекасы” ставкасы буенча әлегә бернинди дә ачыклык кертелмәгәнлеген әйткән.

Татарстан риелторлары гильдиясе әгъзасы Ләйсән Гыйлаҗиева фикеренчә, “Гаилә ипотекасы” программасының иң “тәмле” шартлары инде үткәндә калган.

 

– Программа үзгәрәчәк дип гел әйтелеп киленде. Ул бер урында гына тормый, шартлары катгыйланып тора. Башта күпме кредит рәсмиләштерсәң дә ярый иде. Хәтта егермешәр фатир алучылар булды. Аннары ир – үзенә, хатын үзенә рәсмиләштерә алды. Соңрак инде гаиләгә бер генә кредит калды. Әмма яшәргә торак кирәк икән, шуңа да риза булмый чара юк. Программа шартлары үзгәрү – дәүләтнең аны максатчанрак итәргә тырышуы, нәкъ менә күп балалы гаиләләргә ярдәм чарасы булачак. Икенче максаты – демографияне үстерү. Ставканы киметүне күздә тоткан закон кабул ителә калса, икенче яки өченче бала туган очракта гаилә киләчәктә түләүләр кимүгә исәп тотачак, – ди белгеч.

Балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен иң беренче чиратта бәя күтәрүгә каршы көрәшергә кирәк, дип саный Казанның топ агенты Ләйлә Яркаева.

– Безне застройщикларның бәяләрне бер нигезсез күтәрүе борчый. Базар хаклары бик югары. Үзәк банк инфляция белән көрәшкәндә алар бәя күтәрәләр. Ә халыкның беренчел взноска да акчасы юк. Аны җыя алган очракта да ипотека ставкалары бик югары. 19-20 процент белән алырга мәҗбүрләр. Нәтиҗәдә банкка икеләтә түлиләр. Шуңа да клиентларыма сабыр итәргә киңәш итәм. Яңа елдан соң бер ай гына булса да пауза алсалар, февральдә закон кабул ителә калса, уңай якка үзгәрешләр булыр дип саныйм. Әмма бер балалы гаиләгә 12 процент булыр дип уйламыйм. Ул да зур процент. Миңа калса, лимит күләмен арттырганда да күп балалы гаиләләргә зур ярдәм булыр иде. Шунысы сөендерә: бу көннәрдә Дәүләт Думасында киметелгән ставка белән “Гаилә ипотекасы” икенчел торакка бирелә торган шәһәрләр исемлеген арттыру турындагы фикер яңгырады. Ул шулай ук күп гаиләләргә торак мәсьәләсен хәл итәргә булышачак, – ди ул.

Сүз уңаеннан: хәзерге вакытта “Гаилә ипотекасы” нигезендә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә кредитларның максималь суммасы 12 миллион сум тәшкил итә. Башка төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда 6 миллион сумга кадәр

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев