Районыбызның 50 һәм 60 ел бергә гомер кичергән, алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче гаилә парларын зурладылар.
- Сез һәркайсыгыз – яшьләр өчен чын үрнәк. Ярты гасырдан артык вакыт дәвамында бер-берегезгә таянып, мәхәббәтне саклап яшәү – зур бәхет һәм олы хезмәт нәтиҗәсе ул. Тормышның авырлыкларын да, шатлыкларын да уртаклашып, гаилә ныклыгының, тугрылыкның һәм сабырлыкның гали үрнәген күрсәтәсез. Мондый гаиләләрдәге татулык, үзара хөрмәт – безнең район горурлыгы, - диде үзенең чыгышында районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев. Һәм: "Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы һәм балалар-оныкларның игелеген, хөрмәтен күреп яшәргә насыйп булсын! Йөзегездән елмаю, йортыгыздан шатлык һәм нур беркайчан да китмәсен", - дип үзенең котлау һәм рәхмәт сүзлзрен җиткерде.
Чара барышында гаиләләрнең үзләренә дә сүз бирделәр. Алардан озак, тигез гомер яшәүнең сере турында сораштылар. Һәркайсы бер сүздә булып, сабыр булырга, бер-береңне хөрмәтләп яшәргә кирәк, диделәр.
Нет комментариев