Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гүзәлем: «Малайны Миңнехановлар гаиләсендә бик көттеләр»

Җырлы гаилә Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар гаиләсендә сөенче – аларның уллары туган.

Җырлы гаилә Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар гаиләсендә сөенче – аларның уллары туган. Гүзәлем социаль челтәрендә: “Безнең баһадир Ибраһим улыбыз 3955 г, 55 см булып туды Сөбханаллаһ!” - дигән. Без дә бу шатлыклы вакыйга белән котлап, Гүзәлем белән хәбәргә чыктык.

 

- Йөклелек вакытын яшердегез, ни өчен? 
- Беренче баламны тугач кына күрсәткән идем. Миңа калса, бу һәр гаиләнең шәхси тормышы. Йөклелек вакытын исән-сау үткәреп, бала тугач кына, социаль челтәрләрдә фотолар белән бүлештем. Әлбәттә, йөклелек чагында фотосессия дә, гендер-пати да ясадык. Әмма аларны шунда ук социаль челтәргә куймадык. Хәзер инде тыныч күңел белән, шатлыклы мизгелләребез белән бүлешә алам. Аллаһка шөкер, сау-сәламәт бала туды. Үземне дә бик яхшы хис итәм. Әнием дә бездә кунакта ярдәм итә, аңа рәхмәтлемен. Бала мәсьәләсе – безнең гаилә өчен могҗиза. Беренче балабызны да 5 ел көттек, икенче балабыз булыр, барысы да килеп чыгар дип көтмәгән дә идек. Аллаһ Тәгалә безгә ике бала әти-әнисе булырга насыйп итте, әлхәмдүллиләһ. Бала – Раббыбызның иң зур бүләге. Һәр намаздан соң, кызыбыз туганга рәхмәт әйттек, тагын сау-сәламәт балалар табарга язсын иде дигән теләктә калдык. Әйе, йөкле булуымны сизеп алучылар булды инде. Мин барыбер кеше арасында йөрим бит, социаль челтәрләрдә дә: “Сез йөклеме әллә?” – дип язучылар булды. Кем белде, шул белде. Моңа артык игътибар итмәдем.

- Малай туган икән, бу хәбәргә бик шатлангансыздыр. Нинди хисләр? 
- Кыз булса да, малай булса да шатланыр идек. Дөрес, малайны Миңнехановлар гаиләсендә бик көттеләр, чөнки бар оныклар кызлар иде. Менә 5 онык – малай булды. Әтигә дә ике кыз тәрбияләгәч, малай тансык. Малай туасын белгәч, бик шатландык. Гаиләдә кыз да, малай да булгач, икеләтә бәхет. 

- Малай туасын белгәч, Салават аеруча нык шатлангандыр? 
- Әлбәттә! Без үз йортыбыз белән торабыз, еш кына Салават: “Эх, шушында бер малай да булса”, – дип әйткәли иде. Менә хәзер улыбыз туды, үскәнен көтәбез. Әлегә карларны Салават үзе көрәр инде, без улым белән чыгып, аны дәртләндереп кенә торырбыз (көлә). Салаватның шатлыгын сүз белән аңлатып бетереп булмый. Үзенчә: “Улым Ибраһим, әниеңнең сүзен тыңла”, – дип тә кабатлап йөрде. “Улым” дип эндәшергә тел өйрәнмәгән, кайвакыт “кызым” да чыгып китә.

- Йөклелек вакытында авырлыклар булдымы?
- Гомумән, йөклелек вакыты бик тыныч узды. Йөклелек вакытында: “Улым, тыныч, сабыр бул” , – дип тә сөйләшә идем. Аллаһка шөкер, авырлы булсам да, соңгы көннәргә кадәр йөгереп йөрдем. Йөклелекнең беренче чирегендә саклануда да ятарга туры килде, токсикоз да булды. Әмма бу сынаулар инде артта калды, калган йөклелек вакытым бик тыныч узды. 

- Сабыйга Ибраһим исеме кушкансыз, бик матур исем.  Озак сайладыгызмы? 
- Исемне озак сайламадык, чөнки Мәдинә туганчы ук малайга исем сайлап куйган идек. Без беренче балабыз, малай булыр дип уйлаган идек. Ибраһим – пәйгамбәребезнең исеме. Бу исем миңа шундый нык ошый. Туганнар да берничә исем тәкъдим итте.  Абдуллаһ, Ардуган, Бәхтияр исемнәрен дә күздә тоттык. Әмма Ибраһим исеменә тукталырга булдык.

- Үзегезнең хәлегез ничек? 
- Аллаһка шөкер, барысы да яхшы. Баламны тапкан шәхси клиникага рәхмәт. Беренче баламны да шунда таптым. Барлык табибларга да рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Өйдә әнием булыша. Әкрен генә хәл җыеп, гадәти тормыш ритмына кайтам. Әни Мәдинәне түгәрәкләргә җыярга булыша, өй эшләрендә дә ярдәм итә.

- Кызыгыз да сөендеме? Көнләшмиме?
- Мәдинә сеңелкәш көткән иде. Әмма энекәше тугач та бик шатланды. Гел яныннан китми, уенчыклар белән дә кызыктыра. Яшь аермасы да бик кулай дип уйлыйм. Мәдинәгә без бар күңел җылысын бирдек, ул инде үзенең апа булуын да аңлый. Без аны бала туганчы ук, психологик яктан әзерләдек. Алга таба да барысы да шулай яхшы булыр дип ышанам. Көнләшү хисләрен күрмәдем әлегә. Без барыбыз да шатлыклы, күңелле мәшәкатьләргә чумдык.  

Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар гаиләсен котлыйбыз! Исән-сау, әти-әниләренең ышанычы булырдай бала булып үссен.

 Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев