Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Әтнә авылы мәчетен төзекләндерделәр

Әлеге мәчет авыл башыннан ук балкып үзенә тартып тора, иман нуры бөркелә.

Авылның күрке – мәчет, мәчетнең күрке – халык”, – дип юкка гына әйтмиләр.
Мәчетебезне төзекләндерүдә бик күркәм, эшләр башкарылды. Әлбәттә авылда ярдәменнән ташламаган, булышырга әзер булган егетләр булуы зур сөенеч. Алдан йөрүче булганда изге эшкә кушылучылар аз түгел.

Шунысы куандыра, үзенең вакыты белән исәпләшмичә, һәр башлаган эшен ахырына җиткерергә күнеккән егетләребез - Султанов Руслан, Галиев Альберт, Фазылҗанов Руслан, Габдрахманов Айрат, Габдрахманов Альберт, Хәкимов Рафыйк, Галимов Ильяр, Җаппаров Рамил, Галимов Руслан, Сәгъдиев Рөстәм, Борханов Айнур, Рүзәл абый, Сафин Ринат, Фазылҗаноа Илсур, Муртазин Рафис, Камалиев Рифат, Залиев Фаил, Галлямов Марсель бик тырышып эшләп, үз өлешләрен керттеләр.
Автовышка белән Рафыйк Хәкимов биеккә кадәр менеп буядылар.
Рухи нигезебезгә кайтуның бер чагылышы булган мәһабәт иман йортыбыз, егетләр ярдәмендә тагында нурланып, яктырып китте.

Изге эштә катнашучыларга бик зур рәхмәт.
- «Бердәмлектә – көч» дип юкка гына әйтмиләр шул. Киләчәктә дә бердәм булыйк,- дип хәбәр итте Алсу Гыйләҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев