Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Шашы мәктәбендә зур очрашу булды

«Таң» күмәк хуҗалыгында күп еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне «Бер күрешү - үзе бер гомер» дип исемләнгән чарага җыеп кунак иттеләр.

Яңа Шашы мәктәбендә "Таң" күмәк хуҗалыгында күп еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан биш авылның өлкәннәрен җыеп кунак иттеләр.

Әлеге чарада күмәк хуҗалык җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин, ветераннар советы рәисе Хәмит Галимҗанов, авыл җирлеге рәисе Марат Сабирҗанов, мәктәп директоры Раниф Нигъмәтҗанов өлкәннәрне котлап, зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Өстәлләр дә бик мулдан иде. Өлкәннәребез җырлап-биеп күңел ачтылар. Һәркем бу чарадан канәгать калды. "Киләчәктә дә шундый очрашулар булсын иде", - дип таралыштылар.

Бу чара турында Чембулат авылы клуб мөдире Камиль Галләмов хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев