Янгынга каршы махсус режим кертелә
ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан агымдагы елның 29 ноябреннән «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында»гы 1082 номерлы карар кабул ителде.
Аның нигезендә агымдагы елның 25 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Махсус режим Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, кешеләр гомерен һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик затларның мөлкәтен, дәүләт яки муниципаль милекне саклау максатларында билгеләнә. Бу чорда пиротехник эшләнмәләрне сату һәм куллану урыннары аерым контрольдә тотыла.
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда 1-3 класслы пиротехника эшләнмәләрен куллану тыела (бенгаль утларыннан тыш). Аларны тик янгын куркынычсызлыгы буенча мәҗбүри чараларны үтәгәндә генә кулланырга була:
1) сертификацияләнгән пиротехник эшләнмәләрне махсус кибетләрдә (бүлекләрдә) сатып алырга рөхсәт ителә;
2) пиротехника кулланганчы инструкциясе белән танышырга кирәк;
3) аны район хакимияте, авыл җирлекләре башкарма комитетлары карары белән билгеләнгән махсус мәйданчыкларда гына кулланырга рөхсәт ителә;
4) пиротехник эшләнмәләрне тамашачыдан, капма-каршы яктан кулланырга кирәк;
5) кул сузымы ераклыгында гына яндырып җибәрергә ярый.
Тыела:
– салютларны кулда килеш яндыру (хлопушкалар, бенгаль утларыннан тыш);
– бүлмәләрдә, биналарда һәм корылмаларда, түбәләрдә, балконнарда, лоджияләрдә куллану;
– әгәр фейерверк эшләмәсә, 5 минут дәвамында аның янына килеп иелеп карау;
– әгәр һава торышы шартлары аларны кулланганда куркынычсызлыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирмәсә;
– зыян килгән, яраклылык срогы чыккан булса куллану;
– балаларга пиротехник эшләнмәләрне мөстәкыйль рәвештә куллану;
Шулай ук күпләп һәм ваклап сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга законда билгеләнгән тиешле сертификатлары булмаган пиротехник эшләнмәләрне һәм электр гирляндаларын сату тыела. Шулай ук яңа ел уенчыкларының, ясалма чыршыларның янгын куркынычлыгы күрсәткечләре һәм алар белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы чаралары күрсәтелгән техник документлары булмаган очракта, аларны сату тыелуын аерым исегезгә төшерәбез.
Район халкының янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә җитди карауларын һәм балигъ булмаган балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү темасына профилактик әңгәмәләр үткәрүләрен сорыйбыз.
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта янгын күзәтчелеге һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар үткәреләчәк. Гамәлдәге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган очракта, кагыйдә бозучыларны РФ КоАП 20.4 ст. 2 өлеше буенча административ штраф рәвешендә җаваплылыкка тартачаклар:
– гражданнарга – 20000 сумга кадәр;
– вазыйфаи затларга – 60 000 сумга кадәр;
– шәхси эшмәкәрләргә 80 000 сумга кадәр;
– юридик затларга – 800 000 сумга кадәр. Янгын чыккан очракта җинаять җаваплылыгы каралган.
Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев