Ярославль өлкәсендә БПЛАлар һөҗүменнән соң нефть эшкәртү заводында янгын чыккан. Бу хакта төбәк губернаторы Михаил Евраев хәбәр итте.
«Бүген дошманның БПЛАлар һөҗүмен кире кайтардык. 65 дрон бәреп төшерелде. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк. Нефть эшкәртү заводына зыян килде. Янгын оператив рәвештә сүндерелә», — дип язды Евраев социаль челтәрләрендә.
Шулай ук бәреп төшерелгән БПЛАларның кисәкләре берничә күпфатирлы йортта тәрәзә пыялаларын ваткан.
Нет комментариев