Аның белән Олы Мәңгәр авылында яшәүче кызы Хәлимә апа йортында әңгәмә кордык.
“Җилгелде старостасы” буларак дан алган Гөлсәрия әби Әхмәтова безне, газета журналистларын, элеккечә үк елмаеп, сөенеп каршы алды.
Анысына бигрәк тә куандык. Бераз гына колагы катылануга, хәтере начарлануга зарланса да, газета-журналлар алдырырлык, “Әтнә таңы”н, кем әйтмешли, энәсеннән җебенә кадәр укырлык булгач, “Сүбеһанналлаһ” әле. Аннан да бигрәк сокланганыбыз, нинди темага гына сөйләшсәк тә, әңгәмәбезнең әле дә ахыр чиктә Җилгелдегә барып тоташуы булды. Хәтерлисездер, 5 ел чамасы элек аның белән Җилгелдедә очрашып сөйләшкән идек – шул турыда газетада мәкаләбез дөнья күрде. Ул чакта аны бер кешесез авыл урамы буйлап йөргән – кемнеңдер капкасына агач терәү куйган, капкадагы бикле йозакларны төзәтеп йөргән вакытта очраттык. Элегрәк, авылның яме югалмасын дип, хуҗасыз йортлар тирәсендәге чүп үләннәрне дә чапкан ул.
Кирәк бит шулай, газета хезмәткәрләренең дә берсенең әнисе Җилгелде авылыннан, ә икенчесе – заманында “Игенче” исемен йөрткән, Җилгелде белән бер колхоз составында булган Каенсар авылыннан иде. Аңлашыладыр, монда инде сөйләшеп сүзләр бетмәде. Сизелеп тора – 94 яшен узып киткән Гөлсәрия әби сагына, бик сагына туган авылын...
1932 елның 5 апрелендә туа ул. Әнә шул туган көне якынлашуга туган авылына ашкына, “Җилгелдем” дип өзгәләнә башлый. Сер түгел, заманында гөрләп торган авыл иде ул.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Җилгелдегә XVIII гасырда нигез салына. Монда XX гасырга кадәр халык саны үсештә була. Әйтик, 1897 елны 320 кеше яши. Ә менә 2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә нибары 5 кеше кала – 3се татар һәм 2се әрмән милләтеннән.
Кайчандыр кибетле, клублы һәм фермалы авыл булган ул. Гөлсәрия әби дә, аның кызы Хәлимә апа да авылның зур тегермәнен дә телгә алдылар. Искә алырлык та шул. Заманында авылга гына түгел, бөтен тирә-як халкына хезмәт иткән ул тегермән. Әйтүләренчә аны авыл бае – Фатыйх бай салдырган. Ә бүгенге көндә авылда бердәнбер зур объект дип якташлары Наил абый Сабиров исәбенә яңартылган чишмәне генә атап була.
... Көзге матур көнне авыл тып-тын. Юк, ялгышам, ара-тирә кош сайраган тавышлар ишетелә. Якынрак торсаң, чишмә челтерәвен дә ишетергә була.
Якташлар алдан сөйләшеп шушы чишмә янында җыелып очрашу уздыралар, аннан авыл зиратын җыештыралар икән. Кызганычка каршы Җилгелдегә ашкынып кайтучылар гына елдан-ел кими бара ди хәзер.
Әгәр үзара салым исәбенә турыдан юл салып куйсалар, авылны коткарырлык әле. Башка авыллар өчен умарта тоту урыны гына булмас, мал тотып яшәүчеләр дә пәйда булыр иде. Чөнки урыны бик матур һәм уңайлы Җилгелденең. Ә юлга килсәк, күп булса 1 чакрымнан аз гына артыграктыр ул ара. “Дусым” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дә ярдәм кулы сузар иде. Ахыр чиктә, гамәлләребез кылган изгелекләребез аша бәяләнәчәк...
Авыл белән бәйле бер күңелле тарих та бар – әледән-әле якташлар җыелып авыл зиратында өмә ясыйлар, ауган-түнгән агачларны чыгаралар, зират коймаларын яңарталар. Хыяллары – авылда мәчет сыман итеп очрашу урыны булдыру. Монда кабат җирле җитәкчеләрнең ярдәме кирәк. Бер рәхмәт мең бәладан коткаруын онытмасак иде.
Монысын – тыл хезмәткәре Гөлсәрия әбигә багышланган мәкаләбезнең эпилогы итеп кабул итегез. Мәкаләне аның хакында язып дәвам итик.
– Ике авылга бер мин генә калдым шул, – ди ул.
Бу очракта тыл хезмәткәре булуын искә ала ул. “Бардыр әле”, дип, Җилгелдедәге, Дусымдагы, Олы Әтнәдәге үзебез белгән өлкән яшьтәге якташларын искә алабыз. Ә ул:
“Юк ла, яшьләр ич әле алар. Әле 90 да юк аларга...” – дип сүзебезне бүлдерә.
– Бер-ике китап язарлык тарихым бар инде минем, – ди ул.
Дусым авылында туып үсә. Җилгелдегә тормышка чыга. 62 ел шунда яши. Ә соңгы 10 елны Олы Мәңгәрдә, кызы янында гомер итә. Ә инде ул:
– Әни, сиңа бик авыр бит болай, мин дә Җилгелдегә һаман килеп йөри алмыйм, дип үзе белән алып китте дә, менә хәзер кире кайтармый, – дигәч, көлмичә тыелып калып булмады.
Шаярта, әлбәттә. Күптән түгел генә кызы һәм оныгы Җилгелдегә барып килгәннәр. “Өем шул килеш тора икән әле”, – дип куана.
Тормыш юлына күз салсак, гаиләдә, әти-әни һәм бабай кочагында ике кыз үсәләр алар. Аннан тыш Кәүсәрия исемле сеңлесе дә була. “Арчада яшәде ул, әле 5 ел элек кенә вафат булды”, – ди.
Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиләре Кәрим яу кырына китә. Моннан соң яшь кыз балалар өчен дә тулы мәгънәсендә эш чоры башлана. Әтиләре исә, Днепр елгасын кичкәндә һәлак була. Кыскасы, эш арбасына бик яшьли җигеләләр алар.
“Мин генә түгел, сеңлем дә бик эшләде”, – ди. Аерым искә алсак, бу чорны артельгә бияләй, шәл, носки бәйлиләр. Ә бу эшләр ай яки сукыр лампадан төшкән яктылык астында эшләнә. Әгәр бәйләү нормасы тулса, 2 кг он бирәләр. Шуңа бик тырышалар.
– Әле дә истә, 7 яшьлек сеңлем Кәүсәрия капка төбенә чыгып йон эрли иде, – ди.
Ә ул бәйли, ул гына түгел, инде 4 сыйныфта укыганда хатын-кызларга ияреп Казанга ук йөри башлый. Әнисе белән бергә урак та ура, печән дә чаба. Сугыш чорында колхоз эшенә җәлеп ителә. Әлбәттә, бер күзле генә булган әнисе Сәгдәтъбануны авырлыктан сакларга, һәр эштә аңа терәк булырга тырыша. Кыскасы, нинди эш булмасын, «борынын тыга». Әнә шулай уйнап-көләсе урынга, хезмәт тәрбиясе күреп үсә ул. Әнисенең әтисе – Сафиулла бабасы 1943 елны вафат булгач, тормыш итүләр тагын да кыенлаша.
– Башта Дусым башлангыч мәктәбендә, аннан Күәм мәктәбендә укыдым. Ә 7 сыйныфтан соң андый мөмкинлек булмады инде, – ди.
Бервакыт әнисен окоп казырга дип тә алып китәләр әле. “Безнең бәхеттәндер инде, кире кайтардылар”, – ди.
Ашау такы-токы гына дию бик үк дөрес булмас. Ул, гомумән, булмый дияргә кирәк. Шуңа күрә барлык халык кебек үк кузгалак, ат һәм чыпчык кузгалагы, алабута һәм, әлбәттә, черек бәрәңге җыя – кыскасы, ни таба, шуны ашарга туры килә.
Бу чорны тагын бер үзәккә үткәне – утын булмау белән бәйле. Шул сәбәпле салам ягалар. “Өйдә түшәмнән тамчы тамган вакытларны да хәтерлим”, – ди.
Соңрак урман кисүгә җәлеп итәләр. Шиньше, Лаеш, Балык Бистәсе урманнарында агач та кисә, мүк тә җыя. “Агачларны ирләрдән калмыйча кистек”, – дип искә ала. Шунысы кызык, монда үзләре пешереп ашыйлар – тимер мичкә чуен куеп, һәр көнне берсе калып, ашарга чираттан пешерәләр.
Соңрак тормыш юлы Җилгелде авылы һәм колхоз эше белән бәйле була. Колхозның бөтен эшен дә эшли,чебиләр дә тәрбияли. Хәтта “плугарь” да була.
Ике Мәңгәр арасына юл салуга да аның өлеше керә. Иске Мәңгәрдә фатирда торып эшли, кувалда белән зур ташларны ватып юлга сала.
Шөкер, бүгенге көненә рәхмәтле ул.
– Кызым янымда булгач, куанам, – ди.
Бүген дә белгәннәрен укый, намазларын калдырмаска тырыша. Сау-сәламәт хәлдә әле озак еллар дәвамында шатланып яшәргә язсын иде аңа.
Нет комментариев